Оксана Лут Татарстанда авыл хуҗалыгы югары уку йортларының берсендә булды

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда XVI БРИКС саммиты кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген ул үз сәфәре кысаларында Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булды. Сәфәрдә Оксана Лутны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов озата йөрделәр.

Академиядә укытуның, хезмәтне саклау, су белән тәэмин итүнең махсус техник чаралары белән җиһазландырылган кабинетлар һәм лабораторияләр, машина белән сыер саву, электр белән тәэмин итү җайланмалары, азык әзерләү, физиотерапия, оропедия, рентгенология, электрон микроскопия кабинетлары, компьютер класслары, шулай ук патологоанатомия, анатомия, паразитология, акушерлык, зоология, фармокология музейлары бар.

Эш сәфәре барышында Оксана Лут һәм Марат Җәббаров ветеринария медицинасы, биотехнология һәм стандартлаштыру факультетларын, шул исәптән терлек азыгы һәм азык өстәмәләрен анализлау, механизация, физиология һәм патологик физиология, фармакология һәм токсикология, терлекчелек һәм зоогигиена технологияләре кафедраларын һәм лабораторияләрен карап чыктылар. Алар шулай ук фәнни-тикшеренү секторында - иммунология һәм биотехнологияләр, азык-төлек технологияләре һәм аквакультура лабораторияләрендә булдылар.

Казан ДВМА - төбәкнең һәм бөтен илнең агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүче зур үзәк. Биредә 2 меңнән артык студент – булачак ветеринарлар, зоотехниклар, биотехнология, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү буенча белгечләр белем ала. Бүген мәгариф оешмасында өч юнәлеш буенча 12 фәнни мәктәп эшли.

Сәфәр барышында Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы лекция аудиторияләрен карап чыкты, кафедралар эше белән танышты, югары төгәллекле заманча приборлар һзм башка технологик җайланмалар белән җиһазландырылган иммунология һәм биотехнологияләр, азык-төлек технологияләре һәм аквакультура лабораторияләрендә булды.

Моннан тыш, Оксана Лут академия студентлары һәм “Студентлар стартабы” («Студенческий стартап») конкурсында җиңүчеләр белән аралашты, алар үз проектлары турында сөйләделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International