XVIнчы БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә АПК продукциясе тәкъдим ителде

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Казанда XVIнчы БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе уза. Ул 2024 елның 25 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Ачык һавадагы күргәзмә якынча 3 мең кв. метр мәйданны били. Биредә Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. Экспозициянең күп өлеше авыл хуҗалыгы техникасына бирелгән. 

Авыл хуҗалыгы үсешенең бүгенге тенденцияләреннән күренгәнчә, югары уңыш алу өчен үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәрдән интеграцияле яклау чараларын куллану мөһим.

«Казаньсельмаш» ҖЧҖ компаниясе күргәзмәдә үсемлекләрне химик яклау һәм культураның барлык үсеш этабында минераль ашламалар кертү өчен билгеләнгән югары җитештерүчән үзйөрешле югары клиренслы «Барс» ОС-4000М һәм «БАРС» ОС-2500М2 сиптергечләрен тәкъдим итте.

Гидростатик трансмиссияле тулы приводлы үзйөрешле «Барс» сиптергечләре кырлар буйлап ышанычлы хәрәкәт итә, борылышларда җиңел маневрлар ясый. Җиңел идарә итү һәм югары җитештерүчәнлек үсемлекләрне яклау чараларын зур төгәллек белән кертергә ярдәм итә.  

Күргәзмә кысаларында шулай ук «ТПК МТЗ - Татарстан» компаниясе тарафыннан җитештерелә һәм Татарстан Республикасы һәм Россия агросәнәгать комплексында киң кулланыла торган «Беларус» тракторлары да күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International