Оксана Лут Татарстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең гамәлгә ашырылуы белән танышты

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

XVI БРИКС саммиты кысаларында Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут килде. Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Биектау муниципаль районында булды һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән объектларны карады.

Чарада шулай ук министр урынбасары Марсель Мәхмүтов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнаштылар.

Программа 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Шул чорда Татарстанга 10 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Программа чаралары республиканың барлык муниципаль районнарында гамәлгә ашырыла.

Коркачык авылындагы мәдәният йортына капиталь ремонт 2023 елда тәмамланган. Объектка заманча техник җайланмалар, яңа җиһазлар алынган. Мәдәният йорты тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Бүген биредә авыл советы, медицина пункты, китапханә, тамаша һәм спорт залы эшли.

Оксана Лут шулай ук 80 укучыга исәпләнгән «Биектау муниципаль районының Иске Казан төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә булды. Биредә шулай ук 20 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылган.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы төзелеш һәм ремонт эшләренең сыйфатын, шулай ук биналарның кызыклы һәм заманча дизайнын билгеләп үтте. Оксана Лут шулай ук гамәлгә ашырылган проектларның функциональлегенә игътибар итте. Мәсәлән, мәктәптә һәм балалар бакчасында тукландыру бердәм блокта. Мондый алым муниципалитетка объекттан нәтиҗәле файдалану һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International