Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» конкурсы башланды

2024 елның 25 октябре, җомга

Бүген Саба аграр көллияте базасында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан»16нчы республика конкурсы башланды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Конкурс эшче һөнәрләрен популярлаштыру, яшь кадрларны кызыксындыру, авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешү, яшьләрне авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсенә җәлеп итү һәм агросәнәгать комплексында эшче һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.

Ярышлар барышында яшь комбайнчылар комбайн төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклау, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Конкурсның практик өлешендә катнашучылар комбайнны технологик көйләү һәм аңа техник хезмәт күрсәтү осталыкларын күрсәттеләр, техниканы ремонтладылар.

Инде иртәгә 2024 елның иң яхшы яшь комбайнчыларын бүләкләү тантанасы булачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International