Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Бразилия Федератив Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнаштылар.
Бразилия делегациясен Бразилия Федератив Республикасы авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министры урынбасары Руа Луис җитәкли. Сөйләшүләрдә шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министрлыгының сәүдә һәм инвестицияләрне үстерү буенча директоры Морейра Пинто Марсель һәм Бразилия Федератив Республикасының Россиядәге Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министрлыгы атташесы Тулио Марко катнашты.
Марат Җәббаров Татарстан Республикасы АПКсы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм төбәкнең экспорт куәте турында сөйләде. “Сату базарларын киңәйтү максатларында АПК продукциясен, шул исәптән «Хәләл» стандарты буенча продукцияне экспортлау буенча актив эш алып барыла”, - дип билгеләп үтте министр.
Эшлекле очрашу барышында яклар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мөмкинлекләрне ике як тарафыннан да алга таба гамәлгә ашыру өчен хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеген билгеләп үттеләр.
Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасыннан Бразилиягә 138 мең долларга кондитер әйберләре экспортланган.
Әлеге чара “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты бурычларына һәм максатларына туры килә.