Рөстәм Гайнуллов: “Татарстан Республикасы Эфиопиягә АПК продукциясенең киң спектрын җибәрергә әзер”

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

XVI БРИКС саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендә «Татарстан - Эфиопия» түгәрәк өстәле узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнаштылар.

Эфиопия делегациясе составына Эфиопия Демократик Федератив Республикасының тышкы эшләр министры Мисгану Арга Моач һәм Эфиопия тауасты сәнәгате министры Хабтаму Тегегне кергән.

“Бездә куәтле сәнәгать мөмкинлекләре барлык юнәлешләрдә дә бар — суднолар төзү, авиатөзелеш, машина төзелеше, приборлар төзү. Без шулай ук агросәнәгать комплексында лидерларның берсе. Һәм, әлбәттә, безнең республика инвестицияләр өчен ачык. Эфиопия безнең өчен - күптән дуслык мөнәсәбәтләре урнашкан перспектив илләрнең берсе”, - диде Олег Коробченко.

Мистгану Арга Моач, Эфиопиядә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм нефть эшкәртү тармакларында, җайланмалар, автомобильләр, җитештерүдә, авиация юнәлешен ирешкән уңышлары билгеле, дип ассызыклады. Болар барысы да Эфиопиядә - 125 млн кеше яши торган илдә сәүдә үсеше өчен әһәмиятле булырга мөмкин, диде ул. Бу - БРИКС илләре арасында иң тиз үсә торган гаять зур базар.

Рөстәм Гайнуллов, Татарстан куәтле сәнәгать мөмкинлекләре һәм агросәнәгать комплексы белән экспортка юнәлтелгән республика буларак, Эфиопиягә продукциянең иң киң спектрын - бөртеклеләр, май һәм сөт продукциясен җибәрергә әзер, дип билгеләп үтте.

Министр урынбасары, бүгенге көндә Эфиопиядән Татарстанга 41 мең долларга кофе импортлана, дип әйтте.

“Бездә әзер продукция һәм чимал бар, без аларны экспортларга әзер. Бездә республикада 258 экспорт компаниясе эшли. Без бүгенге көндә 52 ил белән эшлибез. Экспортлауны алга таба да арттырачакбыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Гайнуллов.

Әлеге чара “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International