ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде.

3518,8 мең тонна ашлык җыелды, уртача уңыш - 22,7 ц/га.

Иртәгә, 20 сентябрьдәТатарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төленк товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәһәрнең җиде мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның эре хуҗалыкларыннан берсе – «Арча балык хуҗалыгы» ҖЧҖ – быел 300 тоннага якын балык сатарга уйлый. Бу хакта журналистларга хуҗалык буенча матбугат туры кысаларында предприятие директоры Дамир Шакиров сөйләде.
2014 елның 15 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә терлекләрне кышкы абзарга күчерүгә әзерләү һәм 2014 елның 8 ае эшенә йомгаклар ясау буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (ФГБНУ «ТатНИИСХ») үз илебезнең һәм чит илләрнең югары уңыш бирә торган, югары сыйфатлы бәрәңге орлыгы материалын сата, болар: Жуковский, Ранний, Невский, Радонежский, Ароза, Удача, Роко, Ладожский сортлары.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Кырлай" агрофирмасы (хуҗалык инвесторы – "Сервис Агро" ҖЧҖ) кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергәТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Алмас Нәзиров, "Сервис Агро" ҖЧҖ җитәкчесе Габделхәй Кәримов йөрде.
Татарстанда республика сәүдә челтәрләрендә азык-төлек товарлары бәяләренә һәркөнне мониторинг уздырыла.Игътибар үзәгендә – 40 төрдәге продукт җыелмасы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы брифингында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада шикәр чөгендере чыгарылган, бу планнан 27 % тәшкил итә, барысы 428,0мең тонна татлы тамыр җыелган. Уңдырышлылыгы 325,4 ц/га тәшкил итә.

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанның 29 районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Калган 14 районда ашлык җыю ахырына якынлашып килә. 
19-20 сентябрьдә Астана шәһәрендә Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International