2014 елның 15 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә терлекләрне кышкы абзарга күчерүгә әзерләү һәм 2014 елның 8 ае эшенә йомгаклар ясау буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
Бүгенге көнгә шундый семинарлар Кайбыч («Ак Барс Кайбыч» «А/Ф ҖЧҖ, филиал №1), Биектау («Татарстан» «А/Ф ҖЧҖ) һәм Алабуга («Светлая долина» ҖЧҖ) муниципаль районнарында узды.
Чарада муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, ы селекция-нәсел хезмәте инспекторлары, СТФ мөдирләре, барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы формированиеләренең зооветеринария белгечләре катнашты.
Киңәшмәләрнең пленар өлешендә терлекчелк тармагы буенча агымдагы елның сигез ае эшенә йомгаклар ясалды һәм илләрнең үзара яңа икътисадый үзара мөнәсәбәтләрен исәпкә алып, алдагы чорга бурычлар куелды. Тематик өлешендә нотык белән “Азык өстәлмәләренең фәнни-тикшеренү үзәге” ҖЧҖнең генераль директоры Алексей Якимов чыгыш ясапды.
Катнашучылар семинар-киңәшмәләр узган терлекчелек объектларында булдылар, хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, уңышлары һәм проблемалар турында сөйләделәр. Шундый чаралар Минзәлә, Баулы һәм Аксубай муниципаль районнарында булачак.