Татарстанның 29 районында бөртеклеләрне җыю төгәлләнде

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанның 29 районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Калган 14 районда ашлык җыю ахырына якынлашып килә. 
Республика буенча барлыгы 1542,2 мең га мәйданда 3470,7 мең тонна ашлык җыелган.Ашлык уңышы уртача 22,5 ц/га тәшкил итә. 
Районнарда рапс, шикәр чөгендеребәрәңге җыю дәвам итә. 16 сентябрьгә авыл хезмәтчәннәре тарафыннан44,8 мең тонна рапс суктырылган, 388,5 мең тонна шикәр чөгендере һәм 53,2 мең тонна бәрәңге чыгарылган.
Уҗым культураларын чәчү 575,2 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 82% тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International