Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында бәрәңге алуның барышы белән танышты

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Кырлай" агрофирмасы (хуҗалык инвесторы – "Сервис Агро" ҖЧҖ) кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергәТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Алмас Нәзиров, "Сервис Агро" ҖЧҖ җитәкчесе Габделхәй Кәримов йөрде.

"Кырлай" агрофирмасы бәрәңге кырында Рөстәм Миңнеханов районның авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләште. Аннары Президенка Арча муниципаль районы кырларында мелиорацияне үстерү турында сөйләделәр, җирле хуҗалыкларда үстерелә торган авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләре белән таныштырдылар. Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка Бельгиядә җитештерелгән үзйөрешле Dewulf бәрәңге алу комбайнын күрсәттеләр.

"Кырлай" агрофирмасы агрономы Алмаз Сабиров әйтүенчә, Dewulf – бүгенге замана машинасы, ул 5 гадәти комбайнны яисә 40 эшчене алмаштыра ала.

Хәзерге вакытта хуҗалык 600 гектар мәйданда бәрәңге утырта, киләсе елга 1 мең гектарга кадәр арттырырга һәм берничә Dewulf комбайны сатып алырга ниятлиләр. "Кырлай" агрофирмасында бәрәңгедән уртача уңыш 1 гектардан 400 ц тәшкил итә.

"Татмелиоводхоз” ФДУ директоры Марс Хисмәтуллин әйтүенчә, Татарстанда сугарыла торган басулардан бәрәңгенең уртача уңышы гадәттә 100-130 ц тәшкил итә.

Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты шулай ук "Сервис Агро" ҖЧҖнең Яңа Кырлай авылындагы яшелчә базасында да булды. Анда бәрәңгене һәм яшелчәләрне сыйфатлы итеп саклау өчен заманча шартлар тудырылган. Президент, аерым алганда, яшелчә юу һәм төргәкләү линияләрен, шулай ук 9 мең тонна продукция сыйдырышлы бәрәңге саклау урыннарын карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International