Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде

2014 елның 19 сентябре, җомга

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде.

3518,8 мең тонна ашлык җыелды, уртача уңыш - 22,7 ц/га.

Республикада рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Бәрәңге 4,1 мең га мәйданда 74,9мең тонна чыгарылды. Уртача уңыш 184,6 ц/га тәшкил итә.

Рапс 45,2 мең га мәйданда җыелды, бу планнан 55% тәшкил итәбарысы 52,7 мең тонна җыелды.

Шикәр чөгендере 15,5 мең га мәйданда 502,5 мең тонна чыгарылды. Уртача уңыш - 324,7 ц/га.

Татарстан игенчеләре тарафыннан 586,2 мең га мәйданда көзге чәчү башкарылганбу фараздан 83% тәшкил итә.

Районнар игенчеләре тарафыннан 1076,0 мең га мәйданда туфрак эшкәртелгән, шул исәптән 219,6 мең га мәйданда туфрак тирәнтен эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International