Иртәгә, 20 сентябрьдә, Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төленк товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәһәрнең җиде мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Авыл хуҗалыгы продукциясен мөмкин еадәр кулай бәяләрдән Совет районында ике мәйданчыкта узачак: «Казан» агросәнәгать паркында (Аграрчылар ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә, Сәед Галиев ис. мәдәният йорты каршында (Совет ур., 18).
“Казан” агросәнәгать паркына Арча, Әтнә, Нурлат, Саба, Теләче, Алексеевск муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” ИК” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ), “Арча” ҖЧҖ, “Мотыйгуллин” ИП кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәкләр.
Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Алексеевск муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.
Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Яңа Чишмә, Спас муниципаль районнары, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Майский” теплицакомбинаты” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Арча” ҖЧҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда) Бипектау муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ продукциясе булачак.
Мәскәү муниципаль районы ярминкәсендә Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, Татарстан кулланучылар берлеге, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы,“ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәКама Тамагы муниципаль районы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы) товар җитештерүчеләре үз продукциясен сатачаклар.
Вахитов районының Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” ХК ААҖ, “Лаег балык заводы” ЯАҖ һәм Алексеевскмуниципаль районы продукциясе булачак.