Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ): авыллар өчен югары сыйфатлы орлыклык бәрәңге

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (ФГБНУ «ТатНИИСХ») үз илебезнең һәм чит илләрнең югары уңыш бирә торган, югары сыйфатлы бәрәңге орлыгы материалын сата, болар: Жуковский, Ранний, Невский, Радонежский, Ароза, Удача, Роко, Ладожский сортлары.

Жуковский – бик иртә өлгерә торган, көндәлек туклану өчен һәм көзге чорда кедердәвек бәрәңге әзерләү өчен яхшы сорт. Бүлбеләре алсу төстә. Күзләре вак, кызыл. Эче ак. Утыртканнан соң 60 көндә өлгерә һәм гектардан 10-12 тонна уңыш бирә. Соңрак алганда - 40-45 т/га. Товарлылыгы 90-92%. Товар бүлбесе авырлыгы 100-120 г. Крахмал - 10-12%. Фитофторозга һәм башка авыруларга каршы тора. Бактерияләргә, корылыккка һәм эссегә уртача чыдам.

Радонежский – уртача иртә өлгерешле, көндәлек туклану өчен. Уңдырышлылыгы - 350 ц/га. Бүлбесе озәынча-түгәрәк, күзләре уртача тирәнлектә. Кабыгы тигез, өлешчә кызыл. Эче саргылт. Товар бүлбесе авырлыгы 112-132 г. Крахмал 10,0-14,3%. Тәме тәмле. Товарлылыгы - 87-94%. Сакланышы - 94%. Бәрәңге шеше авыруын кузгатучы бактериягә, фитофторозга чыдам.

Розара – иртә өлгерә, универсаль кулланыла. Бүлбеләре озынча, кабыгы кызыл, эче сары, күзләре вак, товар бүлбесе авырлыгы 80-115 г. Уңдырышлылыгы - 415 ц/га, товарлыгы 91-99%, яхшы саклана, крахмал - 12-16%, тәме бик тәмле. вкус хороший и отличный. Бәрәңге шеше авыруын кузгатучы бактериягә, фитофторозга чыдам.

Удача – иртә өлгерә, көндәлек туклану өчен. Бүлбесе озынча, кабыгы ак, эче ак, күзләре ак, товар бүлбесе авырлыгы 100 г.Уңдырышлылыгы - 451 ц/га, товарлыгы - 88-97%, сакланышы - 84-96%, крахмал - 12-14%. Фитофторозга чыдам.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 2775104, 89173954758.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International