«Арча балык хуҗалыгы» Татарстан кулланучыларына 300 тоннага якын балык сатарга уйлыйлар

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның эре хуҗалыкларыннан берсе – «Арча балык хуҗалыгы» ҖЧҖ – быел 300 тоннага якын балык сатарга уйлый. Бу хакта журналистларга хуҗалык буенча матбугат туры кысаларында предприятие директоры Дамир Шакиров сөйләде.

«Арча балык хуҗалыгы» узган гасырның 60 нчы елларында ук төзелгән. Аның карамагында гомуми мәйданы 524 га булган 15тән артык буа бар, аларда балыклар үрчетелә. Предприятие күбрәк карп, толстолобик һәм ак амур балыкларын үрчетә.

Шакиров сөйләвеннән күренгәнчәбалыкны уылдыктан җитлеккән балык дәрәҗәсенә җиткерү өчен өч ел вакыт кирәк. Көзен эшчеләр буалардан тоткан балыкларны еллары буенча аералар, яшьләрен яңадан буага җибәрәләр. Аларны кабат бер елдан соң гына тоталар. Өч еллык авыр балыклар сатуга чыгарыла. Предпритие аларны Казанга һәм республиканың якын районнарына җибәрә. Предприятие көнгә уртача 1 тонна балык сата, базадагы запас кыш буенча җитәрлек.

Дамир Шакиров, предприятиядә җитди кыенлыклар булмаса да, продукцияне сату проблемасы бар, диде. Элегрәк елларда хуҗалык 550 тоннага якын продукция сата иде. Күләмнәрнең кимүен директор икътисадыйсәбәпләргә бәйли, мәсәлән, балык азыгының кыйммәтләнүе, аннан башка сыйфатлы продукция җитештереп булмый.

Моннан тыш, сатып алучыларда толстолобик бик популяр түгел. «Ни өчен алар аны яратмыйлардыр, югыйсә ул бик тәмле, ак итле балык бит», – дип әаҗәпләнә директор. Шул сәбәпле предприятиедә толстолобикны үрчетүне киметергә, ә карпны арттырырга уйлыйлар.

Продукцияне сатуга чыгарудан тыш, балык хуҗалыгы Куйбышев сусаклагычының балык запасларын арттыру белән шөгыльләнә. Республиканың су-биологик ресурсларына зыян китерүче предприятияләр хуҗалык белән шартнамәләр төзиләр, алар нигезендә хуҗалык сусаклагычка яшәешкә чыдамрак һәм үсемлекләр белән туклана торган балык материалын - 150 – 250 граммлы ике еллык сазаннарны җибәрә. Быел балык үрчетүне 10 тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International