Казахстанда Татарстан Республикасы көннәре узачак

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

19-20 сентябрьдә Астана шәһәрендә Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар узачак.

Чаралар кысаларында анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, Казан мэры Илсур Метшинның килүе көтелә.

Бәйрәмнең беренче көнендә Тынычлык һәм татулык сараеның Опера залында 19.00 сәгатьтә Татарстанныңсәнгать осталары гала-концерты була. Бу көнне шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очраша.

20 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә «Хан-Шатыр» сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы мәйданда сабантуй, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм анда куелган продукцияне сату булачак. Сабантуй кысаларында Татарстан артистлары концерты, милли көрәш буенча чыгышлар булачак. Кукмара авылы утарына ирекле керүне оештыру планлаштырыла, анда һәркем татар милли ризыгын татып карый алачак. Татарстанның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең сәүдә-күргәзмәсендә икмәк әйберләре, балалар азыгы, май продукциясе, казылык әйберләре, үсемлек мае, алкоголь продукциясе, яшелчәләр, кыйммәтле мех әйберләре (туннар, бүрекләр) һәм үсентеләр булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International