Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада шикәр чөгендере чыгарылган, бу планнан 27 % тәшкил итә, барысы 428,0мең тонна татлы тамыр җыелган. Уңдырышлылыгы 325,4 ц/га тәшкил итә.
Бәрәңге 3,3 мең га мәйданда 59,7 мең тонна чыгарылган.
Татарстан игенчеләре тарафыннан 40,3 мең га мәйданда 46,7 мең тонна рапс җыелган.
Республикада 3,5 млн. тонна ашлык җыелган. Татарстанның тагын 7 районында бөртеклеләрне җыеп бетерәсе бар. Сабан бодаеның уртача уңышы - 21,7 ц/га, тарыныкы 24,5 ц/га тәшкил итә.