Татарстанда республика сәүдә челтәрләрендә азык-төлек товарлары бәяләренә һәркөнне мониторинг уздырыла

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда республика сәүдә челтәрләрендә азык-төлек товарлары бәяләренә һәркөнне мониторинг уздырыла.Игътибар үзәгендә – 40 төрдәге продукт җыелмасы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы брифингында сөйләделәр.

Мониоринг уздыруның максатлары һәм ысуллары турында журналистларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасысәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимиров сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов чыгышында билгеләп үткәнчә, гадәттәге шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына азык-төлек базарларында атна саен мониторинг үткәрергә һәм даими рәвештә журналистлар белән очрашырга кушты, чөнки алар гел халык арасында булалар. ММЧына министр үзеннән болай дип өстәде: «Сез журналистлар да, шул ук вакытта үзегез дә сатып алучылар бит. Шуңа күрә сездән килә торган мәгълүмат азык-төлек товарларына бәяләрне өйрәнүдә безнең өчен зур әһәмияткә ия».

Министр азык-төлек базарындагы вәзгыятьне тотрыклы дип бәяләде. Аның әйтүенчә. Татарстан үзен үз азык-төлек товарлары белән тулысынча тәэмин итә ала. Татарстан Республикасыда җитештерелә торган продуктлар министрлыкныңигътибар үзәгендә.

Соңгы айда продукцияне эшкәртү юнәлешендә күп эшләнде, диде Марат Әхмәтов. “Казан” агросәнәгать паркытерриториясендә яшелчәләрне юуу, сортларга аеру, төргәкләү, хәтта вакуумлы төргәкләү линиясе ачылды. Республиканың кайбер районнарында да шундый линияләр ачылган. Терлек чалу цехларында да шундый линияләр булдырылачак. Татарстан җиештерүчеләренә конкуренциягә каршы торырга өйрәнергә кирәк, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Марат Әхмәтовшуңа бәйле рәвештә мисаллар китерде: җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан 318 тонна ит һәм ит продукциясе җитештерелгәнкулланылган 296 мең тонна, РФ төбәкләренә80 мең тоннага якын чыгарылган. Шул ук вакытта Татарстанга 59 мең тонна ит һәм казылык әйберләре кертелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, шушы кертелгән 59 мең тонна товарны нәрсә белән алыштырып була, шул хакта уйланырга кирәк, Татарстан сатып алучыларының акчалары читкә китә бит, диде.

«Мониторинг системасы безнең эре җитештерүчеләргә үзләренең кимчелекләрен күрергә я ярдәм итә. Бу сөт продукциясенә дә кагыла. Гомумән Россия буенча ел сан 5 млн. тонна сөт Белоруссиядән кертелә. Бу сөтне үзебездә җитештерсәк яхшырак түгелме соң”, – дип, мониторингның төп максатын билгеләде Марат Әхмәтов.

Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, оператив мониторинг уздыру турындагы инициатива күбрәк товар җитештерүчеләрне бәяләр арттыруда гаепләүче сәүдә челтәрләреннән чыкты, диде. Аның әйтүенчә, сәүдә челәрләренннән килгән хатлар турыдан-туры Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрәренә җибәрелә. Шулай итеп, бәяләр арттыруның кайбер очракларын булдырмый калуга ирешелде.

«Әлегә без бәяләрне тота алабыз, әмма базар механизмы күрше төбәкләр файдасына эшли барга мөмкин бит», – дип бәяләдевәзгыятьне Рашат Фәттахов.

Сәүдә челтәрләре үзләре дә хәзер мониторингны уңышлы уздыралар. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр дәвәзгытьне яхшы аңлый башладылар, дип саный Рашат Фәттахов. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның “РФ иминеген тәэмин итү максатларында махсус икътисадый чаралар куллану турында”гы Указын гамәлгә ашыру максатларындаТатарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәркөнне 40 төр азык-төлек җыелмасы бәяләренә оперативмониторинг уздыра, диде ул.

Руслан Биктимиров үз чыгышында азык-төлек товарлары базарына игътибарны юнәлтте, аның әйтүенчә, әлегә анда “тыныч”. Монополиягә каршы законнарны бозу очраклары күзәтелми. “Шул ук вакытта киеренкелек сизелә һәм бу вәзгыятьне безконтрольдә тотабыз”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International