Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бүген татарстанлылар Казанда, Чаллыда, Зеленодольскида, Түбән Камада һәм Кама Аланында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Казахстанның Абай өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу узды, делегация өлкә Хакиме Нурлан Уранхаев җитәкчелегендә килгән. Очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының «Закром» ҖЧҖ базасында «Татарстан Республикасы терлекчелеге - үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, хуҗалыкларның терлекчелек һәм зоотехника буенча консультантлары катнашты.
2024 елның 15-16 ноябрендә Казанда агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” XII һөнәри осталык конкурсы узачак.
Сычуань провинциясе (КХР) башкаласы Чэнду халкы Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ төркеме) оештыра торган «Россиядә эшләнгән» фестиваль-ярминкәсендә Россия товарларын бәяли һәм рус мәдәнияте белән якыннанрак таныша алачак. Чара 11-17 ноябрьдә шәһәрнең иң популяр урыннарында — Ухоу Храмы янында, җәяүлеләр йөри торган, һәркөнне 20 меңнән артык кеше үтә торган Цзиньли урамы янында узачак.
Бүген «Казан Экспо»да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, тармак алдынгылары һәм ветераннары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннарын - Иван Никитинны һәм Солтан Шәйдуллинны юбилейлары белән котладылар
Дөньяда ел саен ноябрьнең икенче атнасында - Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Дәүләт бәйрәме - милли татулык һәм җәмгыять бергәлеге идеясен, аның Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калырга әзерлеген чагылдыручы Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!