Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды.
Агымдагы елның 3-5 апрелендә Арча районында Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан «Сәламәтлек» ХII нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды. Ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм яңа Татарстан Республикасы дәүләте төзелүнең 25 еллыгына багышланган иде.
Татарстанда март ахырында, кояш нурларының җылысы сизелә башлагач, Татарстан Республикасының 15 %ка якын умарта күчләрен кышлау урыннарыннан ачык һавага чыгардылар, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасының Умартачылык идарәсеннән.
4 апрельдә шәһәрнең сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шундый базарларны йөреп чыкты.