Теләче районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Кичә Теләче муниципаль районының “Алан” ҖЧҖтә 2015 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Илдус Зарипов, Теләче муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Биопрепаратлар» НПИ ҖЧҖдиректоры Римма ИбәтуллинаРоссельхозцентрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Полях, «Агро-Альянс» МТС ҖЧҖнең Татарстан Республикасында төбәк вәкиллегедиректоры Илдар ИмамиевАвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрехуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Пленар утырыш барышында Рәлиф Низаметдинов район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы турында мәгълүмат бирде.

Агрокомпанияләр вәкилләре үсемлекләрне химик һәм биологик яклау чаралары һәм орлыкларны агулау турында сөйләдедәр.

Семинарда катнашучылар аның практик өлешендә машина-трактор паркында булдылар, анда аларга тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлау, шулай ук хуҗалыкның ашлык тогы күрсәтелде,шунда ук орлыкларны чәчүгә әзерләү һәм агулауның барышын күрсәттеләр.

Киңәшмә барышында параллель рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында 2015 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча конкурс үткәрелде.

Конкурс барышында машина-трактор паркының әзерлек дәрәҗәсе, хезмәтне саклауга әзерлек һәм үсемлекчелек блогының торышы каралды һәм бәяләнде.

Комиссия районның язгы кыр эшләренә әзерлеген яхшы дип бәяләде. Иң яхшы күрсәткечләр «Алан» һәм «Игенче» ҖЧҖләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International