Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы базарларын йөреп чыкты

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

апрельдә шәһәрнең сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шундый базарларны йөреп чыкты.

Министр авыл хуҗалыгы продукциясе сатыла торган барлык базарларда булды, ул продукциянең асортименты, товарларга бәяләр, сатучылар өчен тудырылган шартлар белән кызыксынды.

Казан шәһәре халкына үз продукцияләрен Югары Ослан, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч, Чүпрәле, Тәтеш, Лаеш, Әтнә муниципаль районнары фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук республика агросәнәгать комплексының эре оешмалары алып килгәннәр.

Шәһәр ярминкәсенә барлыгы 98,4 тонна яшелчә, 40 тоннадан артык ит, 31,0 тонна балык, шулай ук төрле ярмалар, макарон әйберләре, печән һәм халык өчен кирәкле башка товарлар китерелгән. Гомуми суммасы 24,4 млн. сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, алдагы ярминкә 11 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International