Татарстанда умарталарны кышлаудан чыгара башладылар

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстанда март ахырында, кояш нурларының җылысы сизелә башлагач, Татарстан Республикасының 15 %ка якын умарта күчләрен кышлау урыннарыннан ачык һавага чыгардылар, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасының Умартачылык идарәсеннән.

Бөҗәкләр, җылы һаваны тоеп, иркен сулап, очып та алдылар. Әмма көннәр тагын суытып җибәрде. Умартачылар ояларны яңадан җылы урыннарга кертеп тормаска булдылар, әмма аларны ныклап җылыттылар. Һәр ояга шактый күләмдә махсус азык куйдылар.

Быел, Умартачылык идарәсе белгечләре әйтүенчә, Татарстан Республикасында 246,6 мең умарта күче бал җыю белән мәшгуль булачак. Узган ел аларның саны 239 мең иде. Умарта күчләренең 90 процентка якыны авылларда шәхси хуҗалыкларда исәпләнә, бөҗәкләрнең 10 проценты гына дәүләт секторына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International