Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды.

Чарада районнарның авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча башлыклары һәм консультантлары, муниципаль районнарның нәсел хезмәтләре белгечләре катнашты.

Киңәшмә башында нотык белән АПКның эклогик стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге директорыРоберт Ильязов чыгыш ясады. Сүз антиоксидантлар (бета-каротин, астаксантин, омега-3) һәм «Полисол – Омега-3» нигезендәге азык катнашмаларын куллану юлы белән авыл хуҗалыгы терлекләренең сәламәтлеген ныгыту һәм продуктлылыгын арттыру турында барды.

Аннары министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов агымдагы елның беренче кварталына йомгаклар белән чыгыш ясады.

Гомумән алганда, шул вакыт эчендә терлекчелек буенча уңай күрсәткечләр күзәтелә.

Республикада эре мөгезле терлекләр саны 753,9 мең баш (узган елга карата 100%), шул исәптән сыерлар - 247,0 мең баш. 274,8 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 105%), бер сыердан уртача савым 1177 кг, 88,7 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (узган елга карата 101%), шул исәптән эре мөгезле терлек – 23,6 мең тонна (узган елга карата 102%)яшь бозаулар – 85,7 мең баш.

Министр урынбасары сүзләреннән күренгәнчә, ел башыннан алып эре мөгезле терлекләр саны Ютазы, Әлки,Кукмара, Буа, Кайбыч, Балтач районнарында арткан. Әлмәт, Алексеевск, Зеленодольск, ТәтешТүбән Кама районнары бу күрсәткечләр буенча калыша.

Мамадыш, Әлки, КукмараБиектауКама Тамагы, Яңа Чишмә, Югары Ослан муниципаль районнарында сөт җитештерү күләмнәре буенча берникадәр артым күзәтелә. Түбән күрсәткечләр Тәтеш, Мөслим, Түбән Кама, Әгерҗе, Чистай районнарында күзәтелә.

Нәҗип Хаҗипов киңәшмәдә катнашучыларга булачак зона семинар-киңәшмәләре турында хәбәр итте һәм фермалар территорияләрендә санитар чистартуны оештырырга кушты.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ башлыгы Илсур Закиров чыгыш ясады. Сүз бозауларның аз тууы хакында барды.

Киңәшмә ахырында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов алдагы елга терлекләр кышлавын азык белән тәэмин итү өчен энергиягә бай, югары аксымлы культуралар чәчәргә тәкъдим итте: кукуруз, рапс, яисәрыжикны – 1 баш эре мөгезле терлеккә 0,5 гектар исәбеннән һәм кызыксынучы хуҗалыкларга кукуруз орлыкларын яссылату һәм рапс белән рыжик сыгынтысын әзерләү өчен агрегатлар сатып алуга гаризалар бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International