Пилмән, хинкали, самса, бәлеш. Лаеш районындагы «Рамай» фермер хуҗалыгында үрдәктән мөмкин булган бөтен төр ризыкны әзерлиләр. Бу – Россиядә үрдәк итен җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе.
Бу бизнес 2010 елда башлана. Ул чакта җимерек терлекчелек комплексын сатып алалар, аңа ремонт ясап, корпусны торгызалар, коммуникацияләр үткәрәләр. Берничә ел эчендә ит өчен төрле токымнан үрдәкләр үрчетәләр - Франциядән йомырка сатып алалар, монда исә үрдәкләрен симертәләр. Ә узган ел Англиядән «Вишневая долина» дигән токым кайтаралар. Хәзер Лаешка Бөекбританиядән ана һәм ата үртәкләр кайтаралар, йомыркаларын исә монда чыгаралар.
- Бу токымны без Россиягә беренчеләрдән булып кайтардык. Безгә бу токымны үрчетүнең бөтен технологияләрен бирделәр, чит илдән үзләре ике-өч айга бер мәртәбә килеп, тикшереп китәләр. Бу – табышлы да, ышанычлырак та. Без элек тәэмин итүчеләргә бәйле идек, ә хәзер ни кирәген үзебез алдан ук белеп торабыз, - дип сөйли Это и более прибыльно, и что главное - более надежно. Мы раньше зависели от поставщиков, а сейчас все наперед знаем, как и что должны делать, - «Рамай» фермер хуҗалыгы директоры урынбасары Радик Хөсәенов.
Үрдәк йомыркасын ашамыйлар, шуңа күрә барысы да бәбкә чыгаруга китә. Хуҗалыкта инкубатор бар. Үрдәкләр бик әйбәт техник җиһазландырылган “бала тудыру йортында” дөньяга киләләр. Зур шкафлар мөмкин кадәр табигый шартларга якынлаштырылган: анда билгеле бер температура һәм дымлылык булырга тиеш. Ниндидер бер кимчелек килеп чыкса, сигнализация эшли башлый.
- Табигатьтәге кебек: үрдәк тора, суда коена, йомыркавга утыра, ул дымлы булырга тиеш, аннары әйләнә, тора – йомырка кибә. Бу табигый халәтне инкубатор эшли, ул тере кошны имитацияли, - дип аңлата ФәридХәйретдинов.
Бәбкәләр симертүгә озатыла. Бер ел эчендә фермада 800 мең үрдәк җитештерелә, бу елда җитештерү күләмен миллионнан арттырырга планлаштыралар. Хуҗалык белән авыл халкы да хезмәттәшлек итә ала: аларга азык һәм үрдәкләр бирәчәкләр. Фермер 40 көн аларны үстерә, шуннан соң хуҗалык алардан үскән үрдәкләрне сатып ала. Шулай итеп, барысы да акчалы булып кала. Моның өчен аерым шарталр кирәкми – бина гына кирәк. 4 фермер шундый ысул белән эшләп карады инде. Хәзер һәр районнан берничә кеше чиратка басты.
Үрдәк итен һәм продукциясен Мәскәүгә һәм Россиянең башка эре шәһәрләренә җибәрәләр. Татарстанда җиде гипермаркет челтәрләре сатып ала. Сәүдә киштәләрендә товар озак ятмый – бик тиз алып бетерәләр.
- Эмбарго кертелгәннән соң безнең продукциягә ихтыяҗ артты, чөнки сәүдә челтәрләре җирле продукциягәигътибар бирә башладылар. Шулай итеп безнең продукциягә дә чират җитте, сатып алучылар сыйфатлы продукция ала башладылар, хәзер инде чит ил ите кире кайтса да, безнең итне татып караучылар нәрсәгә өстенлек бирергә кирәклеген аңлыйлар, - дип сөйли директор Фәрид Хәйретдинов.
Безнең продуктны Төркиягә һәм Гарәп Әмирлегенә җибәрү турында сөйләшү алып барыла, әмма баштаүзебезнең базарны тәэмин итәргә кирәк. Ферма территориясендә үрдәкләр сую цехын төзү планлаштырыла. Ә хәзер әле аларны сую өчен башка җиргә җибәрәләр. Цех төзү өчен 500 миллионлап акча кирәк, бу мәсьәләдә алар Хөкүмәт ярдәменә өметләнәләр. Әгәр бу план барып чыкса, үрдәк фермасы Россиядә иң зур фермагадәгъва кыла.