Чистай муниципаль районы «Кутлушкино» предприятиесенең машина-трактор паркы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов катнашты.
Авыл хуҗалыгы машиналарының һәм агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеге турында сөйләгәндә, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече А. Ромадановский, бүгенге көнгә барлык ремонт-торгызу эшләре тәмамланды, дип ассызыклады. Моннан тыш ул, чәчү вакытында иминлекне тәэмин итү максатында чәчкечләрне һәм башка агрегатларны ике яклы яктырткычлар белән, өстәмә фарлар, инструментлар, күрсәткечләр, җайланмалар белән җиһазларга кирәк, дип ассызыклады. Чәчү чорында шулай ук медицина әйберләре, дарулар комплекты, ут сүндерү чаралары, оператив элемтә булдыру да бик мөһим. Бүген бу функцияне челтәр телефоннары ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Персоналны иминлек техникасы кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым игътибаритәргә кирәк. Һәр чәчү комплексына белгечләр беркетергә кирәк, бу эш планнарында чагылдырылырга тиеш.Шулай ук агрегатлар өчен ЮХИДИ һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән килештерелгән имин маршрут булса да, яхшы булыр иде.
Семинар эшендә ышкылуны киметә торган, двигательнең таушалган өслеген яңарта торган май утыртмаларын демонстрацияләүче Казан фирмалары вәкилләре катнашты.
Семинарның икенче өлешендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары ИлгизәрНуретдинов, «Кутлушкино» ҖЧҖ агрономы И. Яруллин чыгыш ясадылар. Биопрепаратлар куллану һәм микробиологларның яңа казанышлары турында «Биопрепараты» НПИ ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина сөйләде.
Семинар-киңәшмәне тәмамлап, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә, белгечләренә язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, барлык игенчеләргә язгы чәчүне иң оптималь агротехник срокларда тәмамлап, көзен югары уңыш алуларын теләде.