Кичә, 6 апрельдә, Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Николай Титов рәислегендә дәүләт ярдәмендә агроиминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә җиде иминләштерү оешмасыннан вәкилләр, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре вәкилләре, ике бәйсез эксперт катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов дәүләт ярдәмендә уңышны иминләштерүнең торышы турында мәгълүмат бирде. Иминләштерү оешмалары вәкилләре үз планнары турында һәм агроиминләштерү шартнамәләрен үтәү этабындагы мөһим мәсьәләләр хакында сөйләделәр. Шулай ук көн кадагындагы мәсьәләләр буенча фикер алышуда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм бәйсез экспертлар да катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт ярдәмендә иминләштерүнең өстенлекле яклары турындагы, иминләштерелгән чәчүлек мәйданнарын һәм терлек санын арттыру, иминләштерү очраклары буенча иминият тәләүләрен кайтару мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмә йомгаклары буенча дәүләт ярдәмендә агроиминләштерү шартнамәләрен төзегәндә һәм үтәгәндә бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен килештерү комиссиясен төзергә хәл иттеләр, аның составына иминләштерү оешмалары вәкилләре, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре вәкилләре, бәйсез экспертлар керде.