Агымдагы елның 3-5 апрелендә Арча районында Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан «Сәламәтлек» ХII нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды. Ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм яңа Татарстан Республикасы дәүләте төзелүнең 25 еллыгына багышланган иде.
Ярышларда 17 ирләр командасы һәм 14 хатын-кызлар командасы, гомумән алганда, 200гә якын спортчы катнашты.
Хатын-кызлар арасында өч көнлек ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында 1 урынны – Арча, 2урынны – Буа, 3 урынны Түбән Кама муниципаль районнары командалары алды.
Ирләр арасында өч көнлек ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында 1 урынны – Әгерҗе, 2 урынны –Теләче, 3 урынны Чүпрәле муниципаль районнары алды.