Чаллы ярминкәләрендә иртә өлгерешле яшелчәләр чыга башлады

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Чаллы шәһәренең Сарман тыкрыгында һәм Г. Камал бульварында 4 апрельдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды, аларда 10 муниципаль районнан: Әгерҗе, Актаныш, Баулы, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарыннан фермерлар, башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре үз продукцияләрен саттылар.

Ярминкә мәйданнарына 86,4 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, 161 сәүдә урыны оештырылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.

Ярминкәләрдә шактый күп күләмдә сыер ите, дуңгыз ите, туңдырылмаган елга балыгы, бәрәңге, суган, кәбестә, чөгендер, йомырка, бал һәм башка продукция сатылган.

Сатуга шулай ук әле генә өлгергән яшелчәләр дә чыга башлады: кәбестә, кыяр, помидор, яшел үләннәр, шулай ук утырту өчен орлыклар һәм башка материаллар алып килгәннәр.

Чаллыда ел башыннан алып барлыгы 17 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән, шәһәр халкына 612,9 тонна җирле продукция китерелгән.

Шул ук мәйданчыкларда 11 апрельдә тагын ярминкәләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International