ТИПКАда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча укулар башлана

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

2015 елның 8-10 апрелендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә башкарма комитетлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре өчен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча укулар уздырыла.

Укуга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең әйдәүче белгечләре чыгыш ясыйачак.

Уку барышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салудагы проблемаларны хәл итүгә, яңа законнар нигезендә җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләренә, ВТО һәм икътисадый санкцияләр шартларында икътисадның аграр секторының нәтиҗәлелеген һәм конкуренциягә сәләтлелеген арттыру мәсьәләләренә, авыл хуҗалыгында кризиска каршы чаралар булдыруга һәм үткәрүгә, барлык категориядәге җир фондларындагы җирләрнең хокукый режимы мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International