ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенүстерү» программасы буенча матди-техник базаны ныгыту өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте.

2016 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы территориясендәге региональ яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында карар кабул итте.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Тема дня» (“Көн темасы”) программасында «Татар-информ» МА генераль директоры ЛеонидТолчинский белән очрашуда катнашты. 

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия Федерациясендә Словения Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Примож Шелиго әфәнде җитәкчелегендәге Словения Республикасы делегациясе белән очрашты.

Казанда «Энергетика. Ресурсларны саклау-2016» ХVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.

Кичә, 14 мартта, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында “Тәкәнеш” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Родина” бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү һәм орлыклар әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. 


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2016 елгы язгы чәчү кампаниясен уздыру өчен бөртекле, кузаклы һәм ярмалы культуралар орлыкларына ихтыяҗ 355 мең тонна тәшкил итә.

2016 елның 15 - 17 мартында “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмә үзәгендә «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVI Халыкара симпозиум һәм «Энергетика. Ресурсларны саклау-2016» ХVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Бу елның 12 мартында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Актаныш” агрофирмасы” ҖЧҖендәге Киров ис. бүлекчәсенең машина-трактор паркы базасында «Күрсәтмә техосмотр» узды.


12
март, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе башлануга бер ай чамасы калып бара, хуҗалыкларның күбесендә тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау төгәлләнгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International