Марат Әхмәтов: Татарстанда язгы кыр эшләрен апрельдә башлау планлаштырыла

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Тема дня» (“Көн темасы”) программасында «Татар-информ» МА генераль директоры ЛеонидТолчинский белән очрашуда катнашты. 

Программаны алып баручы сорауларына җавап биргәндә, Марат Әхмәтов 2016 елгы кыр эшләренә әзерләнү һәм Татарстан Республикасы авылларында кече хуҗалыкларга ярдәм итү турында сөйләде.

«Яз иртә килә дигәннәр иде, әмма кабат салкыннар башланды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, Россиянең көньягында язгы кыр эшләре гадәттәгедән ике атнага иртәрәк башланган. Татарстанда, алдагы 10 көнгә күздә тотыла торган һава торышын исәпкә алганда, салкыннар 23 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлегә республика кырларында кар ята, безнең өчен бу начар түгел...Апрельнең беренче ункөнлегендә без эшкә керешергә уйлыйбыз, көньякта – ай башында, ә төньякта – 20еннән соң», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

«Быел бездә дым запасы бер метрга кадәр җитә, урыны-урыны белән хәтта ике метр да була. Бу уңыш өчен эшли торган дымлылык. Кар катламы бик дымлы, чөнки кыш җылы булды, шуңа күрә туфрак та тирән туңмаган. Кышкы явымнар язгы сулар белән китмәячәк, алар барысы да җиргә сеңәчәк», - диде ул.

«Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре орлыклар белән тәэмин ителде. Моннан тыш, быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре, инвесторлар чәчү кампаниясенә кредитлар алу өчен актив эшлиләр», - диде Марат Әхмәтов.

Кече хуҗалыкларга килгәндә, Марат Әхмәтов, республикада 4,9 мең КФХ бар, шулардан 1 меңнән артыгы -гаилә фермалары һәм 400 меңнән артыграгы гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыклары, алар республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын җитештерәләр, дип билгеләп үтте.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итү төрләре арасында - процент ставкалары киметелгән ташламалы кредитлар бирү, терлек, техник җайланмалар сатып алуга, ферма юлларын төзүгә ярдәм итү һәм башкалар.

«Федераль бюджет катнашында «Гаилә фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм итү» программаларын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

2016 елдан башлап «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучыларкооперациясен үстерү» программасы гамәлгә ашырыла, моннан тыш, «Лизинг-грант» программасы бар, таналар сатып алуга, сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә субсидияләр каралган. Шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2016 елның 12 гынварында 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

Әңгәмәне «Татар-информ» МА сайтында укырга мөмкин, программаны «Интервью недели» (“Атна әңгәмәсе”) проекты кысаларында «Казан» телеканалында  19 мартта күрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International