Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе»күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVI Халыкара симпозиумын һәм «Энергетика. Ресурсларны саклау-2016» ХVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачты. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы. Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республикаминистрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әлеге күргәзмәнең энергияне саклауга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик уңышлы мәйданчык булуын ассызыклады. «Россия Энергетика министрлыгына мин зур рәхмәтле, ул мондый чараларда безне һәрвакыт хуплап чыга, - диде Татарстан Республикасы Президенты. -Бүген монда Калининград һәм Волгоград өлкәләре вәкилләре зур делегация белән килделәр, без моңа бик шат».
Рөстәм Миңнеханов бу күргәзмәнең Россия һәм халыкара партнерларның хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итәчәгенә зур ышаныч белдерде.
Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын күргәзмәдә катнашучыларга уңышлар теләде һәм Татарстан бүген энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә лидерларның берсе, дип өстәде. Республика бу югары позицияләрне саклап калсын иде, дигән теләк белдерде.
«Әлеге күргәзмәдә катнашучылар санына һәм эш программасына караганда, без энергия нәтиҗәлелегетемасының ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлыйбыз. Бу – безнең илебезнең коннкуренциягә сәләтле булуын, Россиянең киләчәк үсешен күрсәтә торган юнәлеш», - дип белдерде Антон Инюцын.
Сәламләү чыгышлары белән шулай ук Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов һәм Волгоградөлкәсе губернаторы Андрей Бочаров чыктылар.
Татарстан Республикасы . Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин ел саен үткәрелә торган «Энергияне саклый торган җайланмалар һәм технологияләр» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм тантанада башка катнашучылар, символик тасманы кисеп, күргәзмәэкспозицияләре белән таныштылар. Татарстан Республикасы АПК оешмалары - «Майский» теплицакомбинаты» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «ТатЛаваль» ҖЧҖ, «Биопрепараты» НПИ» стендларын да карап чыктылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» утырышы булачак.
Белешмә өчен:
«Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVI Халыкара симпозиумы һәм «Энергетика. Ресурсларны саклау-2016» ХVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә Казанда 15 марттан 17 мартка кадәр узачак.
«Энергетика. Ресурсларны саклау» күргәзмәсе - Россиядә һәм БДБда энергетика тематикасы буенча иң мөһим чараларның берсе һәм аның максаты - сәнәгатьнең төрле тармакларында энергетика ресурсларын саклый торган технологияләрне һәм җайланмаларны күрсәтү, бизнес мәсьәләләрен хәл итү, техника яңалыкларны күрсәтү, чит илләр һәм үзебезнең җитештерүчеләрнең тәҗрибәсен алмашу.
Симпозиумның һәм күргәзмәнең эш программасында – «Татарстан Республикасы энергетикасында һәм сәнәгатендә Россиядә җитештерелгән технологияләр һәм җайланмалар үрнәгендә импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру» темасына техник семинар, «Җылылык белән тәэмин итү тармагын үстерү перспективалары» темасына түгәрәк өстәл, «Энергияне саклаучы биналар һәм корылмалар» буенча эксперт секциясе, «Бизнесны үстерү территориясе» мәйданчыгы (Татарстан Республикасы предприятиеләре белгечләренең бизнес-очрашулары), «Экология һәм энергия нәтиҗәлелеге» темасына конференция һәм башкалар.
Быелгы күргәзмәдә Россиядән, Германиядән, Беларусиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан 170тән артык компанияләр, предприятиеләр һәм фәнни-тикшеренү институтлары, Дания, Словения, АКШ, Швейцария һәм Япония компанияләре вәкиллекләре катнаша.