Казанда «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVI Халыкара симпозиум һәм «Энергетика. Ресурсларны саклау-2016» ХVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

2016 елның 15 - 17 мартында “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмә үзәгендә «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVI Халыкара симпозиум һәм «Энергетика. Ресурсларны саклау-2016» ХVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Симпозиумның һәм күргәзмәнең эш программасында — энергетиканың нәтиҗәлелеген һәм энергине саклауны арттыруга бәйле әһәмиятле темалар, фәнни-техник конференцияләр, пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, техник секцияләр.

Чараның максаты - сәнәгатьнең төрле тармаклары предприятиеләрендә энергетика ягыннан нәтиҗәле, ресурсларны саклый торган технологияләрне һәм җайланмаларны файдалануга кертү, тармакны динамикалы үстерүгә ярдәм итә торган төбәкара һәм халыкара эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, энергетика җайланмаларын сатуның төбәк базарларын киңәйтү, техника яңалыкларны күрсәтү, чит илләр һәм үзебезнең җитештерүчеләрнең тәҗрибәсен алмашу.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы АПК оешмалары - «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «ТатЛаваль» ҖЧҖ, «Биопрепараты» НПИ» катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International