Республика авыл хуҗалыгы формированиеләре складларында 383 мең тонна орлык саклана

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстанда 2016 елгы язгы чәчү кампаниясен уздыру өчен бөртекле, кузаклы һәм ярмалы культуралар орлыкларына ихтыяҗ 355 мең тонна тәшкил итә.

Бүгенге көндә республика авыл хуҗалыгы формированиеләре складларында 383 меңтонна орлык бар, ягъни ихтыяҗга карата  108 % тәшкил итә. 326 мең тонна орлык (85,1 %) тикшерү узган, шулардан кондицион орлыклар - 319 мең тонна. Шул исәптән оригиналь орлыклар - 14 меңтонна, элиталы орлыклар - 58 мең тонна, репродукцион орлыклар - 204 мең тонна, массакүләм – 49 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International