Татарстанда 15 апрельдән региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында авыр йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

2016 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы территориясендәге региональ яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында карар кабул итте. Чикләүләр 2016 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр булачак.

Чикләүләр язгы юешләрдә автомобиль юллары өслеген бозылудан саклап калу максатында кертелә. Мондый чикләү ел саен кертелә, чөнки кар эрегәндә юл кырыендагы грунт нык юешләнә һәм авырлык аркасында ул җимерелә башлый, шуңа бәйле рәвештә юл өслеге конструкциясе дә бозыла.

Язгы чорда транспорт чарасы күчәренә төшә торган иң чик авырлык күләмнәре болай билгеләнде: бер күчәрлегә - 6 тонна, ике күчәрле арбага - 5 тонна, өч күчәрле арбага - 4 тонна.

Автомобиль юлларында тиешле вакытлыча юл тамгалары куелачак.

Күчәренә югарыда күрсәтелгән йөкләнештән артыграк йөкләнеш төшә торган транспорт чараларының хәрәкәте авыр йөк транспорты хәрәкәтен җайга салучы федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән гамәлгә ашырыла.

Чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маендагы 372 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә кертелде. Язгы чорда үзләренә карата вакытлыча чикләүләр кертелми торган транспорт чаралары  категорияләре дә билгеләнде.

Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулык(бензин, дизель ягулыгы, судно ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, мазут, газ ягулыгы) ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган транспорт чараларына кагылмый. Чикләүләр шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәмпассажирлар ташучы автобусларга кагылмый.

Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында йөрү өчен махсус рөхсәтләрне «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУда түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре,  Оренбург тракты, 5, тел.: (843) 533-37-82 (Чаллы, Әлмәт, Нурлат шәһәрләрендә филиаллары бар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International