Кичә, 14 мартта, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында “Тәкәнеш” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Родина” бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү һәм орлыклар әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрәхимов, идарә белгечләре, бүлекчәләр җитәкчеләре, аларның башкарма директорлары, хуҗалыклар инженерлары катнашты.
Семинарда катнашучылар бүлекчәнең машина-трактор паркында булдылар, андагы техниканың чәчү кампаниясенә әзерлеге белән, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруны оештыру белән таныштылар.
Семинарның пленар өлешендә районда язгы кыр эшләрен уздыруның эш планы буенча фикер алыштылар, авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2015 елдагы эшчәнлеге йомгакларына анализ ясалды. Район башлыгы Анатолий Иванов, бөтен көчне туплап, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап бетерергә һәм тракторларга, автомобильләргә график буенча техосмотр уздырырга һәм язгы кыр эшләрен агротехник сроклардабашкарырга әзер булырга кирәк, дигән бурыч куйды.
14 мартка Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында тракторларның язгы кыр эшләренә әзерлеге 94 % тәшкил итә, чәчкечләр - 98 %, чәчү комплекслары - 81 %, культиваторлар - 99%. Район хуҗалыклары тарафыннан техникага запас частьләр сатып алынган, алар белән тәэмин ителеш 92 % тәшкил итә.