Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Күрсәтмә техосмотр» узды

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Бу елның 12 мартында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Актаныш” агрофирмасы” ҖЧҖендәге Киров ис. бүлекчәсенең машина-трактор паркы базасында «Күрсәтмә техосмотр» узды.

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, идарә белгечләре, Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларының баш инженерлары, машина-тракторпарклары мөдирләре, хезмәтне саклау буенча инженерлары, бригадирлар, механизаторлар һәм машина йөртүчеләр катнашты.

Техосмотрга 28 трактор, 19 йөк автомобиле кулган иде.

Агрофирмада тракторларны, автомобильләрне һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга иртә көздән үк керешкәннәр.

2016 елның 12 мартына “Актаныш” агрофирмасы” ҖЧҖнең барлык бүлекчәләрендә тракторларны һәм авыл хуҗалыгының тагалма техникасын ремонтлау төгәлләнгән, хәзер аларны агрегатлаштыру эшләре бара.

Әлеге чарада район хуҗалыклары алдында: якын көннәрдә тракторларны ремонтлауны төгәлләргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарына график буенча билгеләнгән срокларда техосмотр үткәрергә, дигән бурыч куелды. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы буенча язгы кыр эшләренә тракторларның әзерлеге 98% тәшкил итә, чәчкечләр, чәчү комплекслары һәм культиваторлар 100% әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International