Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе башлануга бер ай чамасы калып бара, хуҗалыкларның күбесендә тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, «быел чәчүлек мәйданнарын саклап калырга кирәк, алар 2,9 млн. га тәшкил итә». Ул, федераль ярдәм чәчүлек мәйданнарыннан чыгып күрсәтелә, дип өстәде.
Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен безгә 16 млрд. сумга якын финанс ресурслары кирәк – бер гектарга 5,5 мең сум исәбеннән чыгып карала, болар – ашламалар да, яклау чаралары да, орлыклар сатып алуга тотыла торган акчалар да, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, кайбер районнар башта ук ресурларга ихтыяҗны түбән билгеләгәннәр: 3 меңнән дә кимрәк. Бу дөрес алым түгел, диде Марат Әхмәтов һәм һәр хуҗалыкның ресурсларга ихтыяҗын нигезләп билгеләргә кушты.
Барлык сезонга финанс ихтыяҗына килгәндә, Марат Әхмәтов 3 - млрд. сум кирәк, диде, шул исәптән язгы кыр эшләренә 10 млрд. сум күләмендә заем чаралары кирәк булачак. Бүгенгә 7 млрд. сумга якын кредит алынган,диде ул. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән эшләүче төп банклар: «Татфондбанк», «Россельхозбанк», «Ак Барс» банк.
Марат Әхмәтов районнар башлыкларын ресурлар турында кайгыртырга өндәде. «Көзен барыгыз да мул уңышка өметләнә бит», - диде ул.
Чыгымнарның төп өлешен минераль ашламалар тәшкил итә, диде Марат Әхмәтов.
«Ашламалар кулланмасак, гектардан 15 центнерлап уңыш җыярга була, - диде министр. - Республика буенча бүгенгә, бер гектарга исәпләгәндә, 18әр кг ашлама тупланган, ә кирәк - 50 кг».
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, язгы кыр эшләре өчен иң күп ашлама Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай, Балтач муниципаль районнарында тупланган.
Проблемалы районнардан ул Чирмешән, Лаеш, Минзәлә районнарын атап китте.
«Авыл хуҗалыгында икенче пландагы мәсьәләләр юк, диде министр. - Барысы да мөһим – техника да, орлыклар да, ягулык-майлау материаллары да. Әмма ашламасыз эшләү – бушка вакыт һәм көч сарыф итү ул.Кредитлар җәлеп итү буенча да, ашламалар туплау буенча да эшне активлаштырырга кирәк».
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, видеоконференцэлемтә режимында Әлмәт, Биектау муниципаль районнары белән элемтәгә кереп, язгы кыр эшләренә эзерлекнең барышы һәм минераль ашламаларның күпме тупланган булуы турында белеште.