Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия Федерациясендә Словения Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Примож Шелиго әфәнде җитәкчелегендәге Словения Республикасы делегациясе белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Тәлгать Таһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары Марсель Мәхмүтов, Евгений Рещиков, Илдар Гафуров, Виталий Новичков, Татарстан Республикасы АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Николай Титов, мөхтәрәм кунакларны сәламләп, бу якларның беренче генә очрашуы түгел, дип билгеләп үтте.
Примож Шелиго әфәнде, үз чиратында, әлеге очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Бу елның апрелендә Словениянең икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек Казанга килүне планлаштыра», - дип хәбәр итте ул.
Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы һәм уңышлары турында фильм карадылар.
Яклар теплица хуҗалыклары төзү проектлары, төрле мәсьәләләр һәм технологияләр буенча фикер алыштылар.
Очрашу барышында шулай ук «Крачун» ҖЧҖ вәкиле Алеш Миклаужич чыгыш ясады. Бу предприятие яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне, ит продуктларын һәм башка тиз бозыла торган әйберләрне озак саклау өчен җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә.
«Дуол» ҖЧҖ директоры ярдәмчесе Светлана Видович үзләренең компаниясе турында сөйләде. Ул компания эре һәм шулай ук урта предприятиеләр өчен сөт продукциясе эшкәртү буенча проектлар әзерли һәм гамәлгә ашыра.
Чара барышында яклар хезмәттәшлекне дәвам итү турында килештеләр.