Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенүстерү» программасы буенча матди-техник базаны ныгыту өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, 309 нчы кабинет.
Документлар һәм гаризалар 2016 елның 16 мартыннан 16 апреленә кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» бүлекчәсендә урнаштырылды.