ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының«Элита» ГПП АҖ базасында эре мөгезле терлекләр җитештерүче технологларның 38нче Республика конкурсын уздыру планлаштырыла, ул технолог һөнәренең абруен күтәрү, терлекчелектә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүдә ярдәм итү максатларында үткәрелә.

2016 елның 15 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе Саратов өлкәсенең Саратов шәһәрендә XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узды.


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында бар көчкә урып-җыюга керештеләр. Район кырларында көзге бодай һәм арыш өлгергән.

2016 елның 25 июленнән 19 августына кадәр Татарстан Республикасында «Комбайн-2016» профилактик операциясе узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Буа муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Кичә, 20 июльдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Cremonini Group" Италия компаниясе делегацисе белән очрашты, аны компания президенты Луиджи Кремонини җитәкли.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Агросәнәгать комплексына инновацион технологияләр кертү» темасына республика семинары узды.

Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Агросәнәгать комплексына инновацион технологияләр кертү» темасына республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.Семинар-киңәшмәдә шулай ук эре агрохолдинглар җитәкчеләре, муниципаль районнар җитәкчеләре, муниципаль районнарның хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты. 
Күчмә семинар форматында министр район башлыгы Рәзиф Кәримов белән бергә “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖ, “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖ һәм “Нива” агрофирмасы” ҖЧҖ агрофирмалары тарафыннан яңа технология буенча үстерелгән уңыш кырларын карап чыкты.

Кырларны карау “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖнең шикәр чөгендере кишәрлегеннән башланды. Белгечләр шикәр чөгендере чәчүлекләрен химик чаралар белән эшкәрткәндә биологик өстәмәләрне кертү буенча уздырылган тәҗрибәнең уңай нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Шул чаралар аркасында уңышны арттырып булды, үсемлекләрдә куркыныч авырулар кимеде, татлы тамырның уртача зурлыгы һәм татлылыгы артты.

“Нива” агрофирмасы” ҖЧҖ кырларында көзге бодайның егерме төрдән артык сорты үстерелгән. Бөртекле культураларның бу төрләреннән чәчү өчен яраклы булган унике сортын сайлап алганнар.

Аннары Марат Әхмәтов “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә башкарылган эшләр белән танышты. Ул шикәр чөгендере, кукуруз һәм көзге бодай үстерелә торган тәҗрибә кырларында булды. Ул, районда муниципаль хакимият һәм инвесторлар арасында тандем урнашкан, дип билгеләп үтте. Зәй районы акчаларны янга калдырырга һәм үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган яңа технологияләр эзләү юлында. 

Шунысы мөһим, агросәнәгать комплексын модернизацияләү Татарстанда дәүләт карамагында. Аграр секторга заманча технологияләр кертүгә дәүләт ярдәме буенча берничә республика программасы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Инновацияләр куллану авыл хезмәтенең җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген шактый арттырырга ярдәм итә.

Семинар-киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов район аграрчыларының уңышларын ассызыклады. Ул, Зәй районында сидераль парга күчтеләр, ә яңа технология буенча үстерелгән бөртекле культураларидеаль халәттә, дип билгеләп үтте.

Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов урып-җыюның барышы турында мәгълүмат бирде, кырларда җыела торган уңыш сөендерә, диде ул. 
Бүгенге көндә кырларда  74 комбайн эшли. Урып-җыюны 2016 елның августында тәмамларга планлаштыралар.

Оператив белешмәләргә караганда, 2016 елның 20 июленә Татарстан Республикасында 31,4 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, 112,1 мең тонна ашлык суктырып алынган, уңдырышлылык - уртача 35,7 ц/га.

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланган көннән 18 июльгә кадәр Татарстан Республикасында 24 % эре, урта һәм кече предприятиеләр буенча мәгълүмат җыелган, 30 % - микропредприятиеләр буенча, 34 % - крестьян (фермер) хуҗалыклары буенча, 54 % - авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча, 53 % -  шәһәр җирлегендә, 50 % - бакчачылык җәмгыятьләре буенча.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2016 елгы уңыш ашлыгын кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм җибәрү буенча Татарстан Республикасы икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларының хезмәт күрсәтүләренә тәкъдим ителгән бәяләр расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International