2016 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының«Элита» ГПП АҖ базасында эре мөгезле терлекләр җитештерүче технологларның 38нче Республика конкурсын уздыру планлаштырыла, ул технолог һөнәренең абруен күтәрү, терлекчелектә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүдә ярдәм итү максатларында үткәрелә.
Чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКИ белгечләре, эре мөгезле терлекләр җитештерүче технологларның район конкурсларында җиңүчеләр, нәсел предприятиеләре директорлары һәм баш белгечләре, селекция-нәсел хезмәте инспекторлары, авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча хуҗалыкара кооперативлар рәисләре чакырыла. Катнашучыларның осталыгын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе бәяләячәк. Кокурста җиңүчеләр һәм призерлар операторларның җыйган баллары буенча билгеләнәчәк.