Татарстан Республикасында «Комбайн-2016» профилактик операциясе узачак

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 25 июленнән 19 августына кадәр Татарстан Республикасында «Комбайн-2016» профилактик операциясе узачак.

Тикшерүләр нәтиҗәләре объектив булсын өчениавх формированиеләреннән комбайннарны файдалануга кертү һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше өчен җаваплы белгечләре, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер-техник хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

«Комбайн-2016» профилактик операциясенең максаты – ашлык җыю комбайннарының кырда эшләгәндә янгынга каршы чаралар һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителешен аралап тикшерү. Моннан тыш, комбайнчыларның «F» категорияендәге тракторчы- машинист таныклыгы,комбайнны теркәү турында таныклыгы һәм еллык техника тикшерүен узуы турында таныклыгы булуга зур игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International