Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Зәй муниципаль районында игенчелеккә инновацион технологияләр кертүнең барышы белән танышты

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Агросәнәгать комплексына инновацион технологияләр кертү» темасына республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.Семинар-киңәшмәдә шулай ук эре агрохолдинглар җитәкчеләре, муниципаль районнар җитәкчеләре, муниципаль районнарның хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты. 

Күчмә семинар форматында министр район башлыгы Рәзиф Кәримов белән бергә “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖ, “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖ һәм “Нива” агрофирмасы” ҖЧҖ агрофирмалары тарафыннан яңа технология буенча үстерелгән уңыш кырларын карап чыкты.

Кырларны карау “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖнең шикәр чөгендере кишәрлегеннән башланды. Белгечләр шикәр чөгендере чәчүлекләрен химик чаралар белән эшкәрткәндә биологик өстәмәләрне кертү буенча уздырылган тәҗрибәнең уңай нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Шул чаралар аркасында уңышны арттырып булды, үсемлекләрдә куркыныч авырулар кимеде, татлы тамырның уртача зурлыгы һәм татлылыгы артты.

“Нива” агрофирмасы” ҖЧҖ кырларында көзге бодайның егерме төрдән артык сорты үстерелгән. Бөртекле культураларның бу төрләреннән чәчү өчен яраклы булган унике сортын сайлап алганнар.

Аннары Марат Әхмәтов “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә башкарылган эшләр белән танышты. Ул шикәр чөгендере, кукуруз һәм көзге бодай үстерелә торган тәҗрибә кырларында булды. Ул, районда муниципаль хакимият һәм инвесторлар арасында тандем урнашкан, дип билгеләп үтте. Зәй районы акчаларны янга калдырырга һәм үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган яңа технологияләр эзләү юлында. 

Шунысы мөһим, агросәнәгать комплексын модернизацияләү Татарстанда дәүләт карамагында. Аграр секторга заманча технологияләр кертүгә дәүләт ярдәме буенча берничә республика программасы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Инновацияләр куллану авыл хезмәтенең җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген шактый арттырырга ярдәм итә.

Семинар-киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов район аграрчыларының уңышларын ассызыклады. Ул, Зәй районында сидераль парга күчтеләр, ә яңа технология буенча үстерелгән бөртекле культураларидеаль халәттә, дип билгеләп үтте.

Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов урып-җыюның барышы турында мәгълүмат бирде, кырларда җыела торган уңыш сөендерә, диде ул. 
Бүгенге көндә кырларда  74 комбайн эшли. Урып-җыюны 2016 елның августында тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International