Татарстан Республикасында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу бара

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланган көннән 18 июльгә кадәр Татарстан Республикасында 24 % эре, урта һәм кече предприятиеләр буенча мәгълүмат җыелган, 30 % - микропредприятиеләр буенча, 34 % - крестьян (фермер) хуҗалыклары буенча, 54 % - авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча, 53 % -  шәһәр җирлегендә, 50 % - бакчачылык җәмгыятьләре буенча.

Республиканың 20 районында 500дән артык исәпкә алучы эшли, алар, планшет компьютерлар кулланып, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча сораштырулар үткәрәләр.

Татарстанстат авыл хуҗалыгы исәбен алуның барышы буенча оператив мониторинг алып баралар – аның район бүлекчләре һәркөнне исәпкә алынган объектлар һәм җир мәйданннары турында Татарстанстатка җыелма мәгълүмат биреп баралар.

Республика халкы мондый зур күләмле статистик тикшеренүләр алып баруны аңлап эш итәләр һәм исәпкә алучылар белән теләп элемтәгә керәләр.  Росстат планы нигезендә Россия буенча һәм гомумән Россия Федерациясе субъектлары буенча башлангыч йомгаклар 2016 елның октябренә әзер булырга тиеш. Аларда исәпкә алынган объектлар саны, җирләрнең гомуми мәйданы, бер объектка туры килә торган җир мәйданы,җирләрнең гомуми мәйданы структурасы турында белешмәләр булачак.

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елның 15 августында тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International