Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында уңыш җыю яхшы оештырылган

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында бар көчкә урып-җыюга керештеләр. Район кырларында көзге бодай һәм арыш өлгергән.

Урып-җыюга беренчеләрдән булып “Яңа юл” хуҗалыгы хезмәтчәннәре тотынды. Хуҗалык кырларында тәҗрибәле   механизаторлар эшли. Алар арасында Хәмзә Юнысов – бишенче сезонын эшли,  Руслан Тимуршин - 35 ел инде  комбайнда ашлык суктыра. Руслан әйтүенчә, уракка төшәр алдыннан ул һәрвакыт техникасына җентекле тикшерү уздыра. Урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен хуҗалыкта бөтен шартлар бар, ди ул.

«Яна юл» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Тимуршин, яңа ашлыкны кабул итү өчен ындыр табагы алдан әзерләнде, барлык ашлык чистарту агрегатлары төзек хәлдә, дип ассызыклады.

Хуҗалыкның баш агрономы Финар Насыйров аңлатып үткәнчә, бодай кырының мәйданы 110 гектартәшкил итә, көзге бодайның сорты - «Московская-39». Агроном шулай ук, игенчеләргә 270 гектардан көзге культуралар җыярга кирәк булачак, диде, сабан бодаен - 450 гектардан, арпа - 215 гектардан, борчак - 70 гектардан һәм солы - 30 гектардан. Көзге бодайның уңдырышлылыгы гектардан уртача 35 центнертәшкил итә.

«Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең өч филиалында, «Олы Колаңгы»  ҖЧҖендә 2016 елгы уңышны җыю кампаниясенә старт бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International