Марат Әхмәтов Апас һәм Буа муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Буа муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Буа муниципаль районында, кырлар өстеннән очып узганнан соң,  министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, аның белән бергә Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов йөрде.

Очрашу барышында министр урып-җыю эшләре белән танышты, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Аннары Марат Әхмәтов Апас муниципаль районына килде, анда да район башлыгы Рәшит Заһидуллин белән бергә вертолеттан кыр өсләрен күзәтеп чыкты. Әлмәндәр авылы янындагы 400 гектарлы көзге арыш кырында ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән очрашты.

Очрашу барышында министр катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, комбайнчыларның эш шартлары белән кызыксынды. Марат Әхмәтов, кырларда урып-җыю берничә көн элек кенә башланган булса да, район шактый эш башкарган, дип билгеләп үтте.

Чара азагында Марат Әхмәтов районнардагы урып-җыю эшләренең барышына уңай бәя бирде һәм игенчеләргә мөмкин кадәр югалтуларсыз мул уңыш җыеп алырга теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International