Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2016 елгы уңыш ашлыгын кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм җибәрү буенча Татарстан Республикасы икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларының хезмәт күрсәтүләренә тәкъдим ителгән бәяләр расланды.
Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге мәгълүматы буенча, ашлык кабул итү аңа билгеләнгән милли стандартлар нигезендә башкарыла.
Ашлык кабул итүне һәм предприятиеләргә җибәрүне бер тоннага 151 сум исәбеннән башкарырга тәкъдим ителә, 1 тонна ашлык саклауга - айга 106 сум, ашлык киптерү һәм чистарту хезмәтләренә дымлылык һәм чүптән арындыру ГОСТта каралган нормалардан артыграк киметелгән һәр тонна-процент өчен 44 һәм 43 сум исәбеннән алырга тәкъдим ителә.