2016 елның 15 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе Саратов өлкәсенең Саратов шәһәрендә XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узды. Уенннар программасына 17 спорт төре кергән иде: армспорт, билбау көрәше, волейбол, гирь спорты, городок спорты, җиңел атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта,өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, өч төрле көрәштә көч чынашу, сыер савучылар, печән чабучылар, механизаторлар, спорт гаиләләре ярышлары. Уенннарда Россия Федерациясенең 67 субъектыннан спорт делегацияләре катнашты, спортчылар белән бергә 2 меңнән артык кеше иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы спорт делегациясе уеннар турындагы нигезләмә нигезендә программаның 12 төрендә катнашты (армспорт, җиңел атлетика, мини-лапта, аркан тартышу, сыер савучылар, печән чабучылар, механизаторлар, спорт гаиләләре ярышлары, самбо, мас-рестлинг, өч төрле көрәштә көч чынашу, билбау көрәше). Республиканың 8 авыл районыннан: Әгерҗе, Актаныш, Саба, Мамадыш, Кайбыч, Кукмара, Буа, Балтач муниципаль районнарыннан 39 спортчы, 4 тренер, 1 җитәкче (барысы 44 кеше) катнашты.
Россиянең 67 субъекты арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда исәбендә 5 нче урынны алды, авыл халкы 800 мең һәм аннан күбрәк булган төркем буенча 1 нче урынга чыкты.