"Cremonini Group" Италия компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлеген дәвам итә

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 20 июльдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Cremonini Group" Италия компаниясе делегацисе белән очрашты, аны компания президенты Луиджи Кремонини җитәкли.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нафигин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, «Просто Молоко»ИК ҖЧҖнең генераль директоры Марат Моратов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Cremonini Group» Италия компаниясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе продуктларын җитештерүдә һәм дистрибуцияләүдә, шул исәптән эре мөгезле терлек (сыер) итен эшкәртүдә махсуслашкан компания. Элегрәк, 2014 елның 14 июлендә, «Cremonini Group» компаниясе һәмТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда терлек симертү мәйданчыгы булдыру турында килешкәннәр иде.

Очрашу барышында яклар үзара мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары, шулай ук Татарстан һәм «Cremonini Group» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International